Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 41,8 процентында алынды

2015 елның 25 сентябре, җомга
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 3510 гектарда алынып, 143910 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 41,8 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 410 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International