ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
23 сентябрьдә “Алтын көз” призына туризм буенча ярышлар үтте. Ярышта 1,2,3,4,6 һәм 7 мәктәп укучылары катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 26 сентябрь көнне Зәйдә “Татарстан кроссы- 2015” үткәрелә. Ул көндезге сәгать 10 да башланып 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
23 сентябрь көнне “Урман тарихы” музеенда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәпнең 1-2 сыйныф укучылары өчен театрлаштырылган күренеш күрсәттеләр.
23 сентябрь көнне С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәдә татар гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен Автоградбанк җитәкчесе Л.Ю. Логинкина банк хезмәткәре профессиясе турында сөйләде.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле, мөселманнар!
Барыгызны да изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм.
22 сентябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда “Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында” дигән күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан милли музее белән берлектә эшләнде. Күргәзмәгә мәктәп укучылары чакырылган иде, ләкин төрле катлам каручыларга исәпләнгә
19 сентябрьдә Казан шәһәрендә балалар арасында спорт көрәше буенча фестиваль үтте. Фестивальдә 300 дән артык спортчы катнашты. Безнең көрәшчеләр яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 3250 гектарда алынып, 133250 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 38,7 проценты.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, хакимиятнең зур залында район һәм шәһәр Советы утырышлары үтте. Анда депутатлар район башлыгын һәм аның урынбасарларын сайлады.
20 сентябрьдә Әлмәттә Халыкара тынычлык көне уңаеннан шахмат буенча Әлмәт шәһәре беренчелегенә шәхси ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәйдән Зәринә Шәфигуллина җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International