ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
26 сентябрьдә туплы хоккей буенча, өлкәннәр көненә багышланган иптәшләрчә очрашу булды. Ул ГРЭС һәм шәһәр ветераннары арасында үтте. Очрашуның нәтиҗәсе 6:2 шәһәр ветераннары файдасына.

27 сентябрь көнне Иске Зәй бистәсендә якшәмбе клубы эше кыссаларында “Туган як буйлап велосипедта” йөгерү буенча спорт чарасы булып үтте. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Татарстанда Парк һәм Скверлар Елына багышланды.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел да Өлкәннәр көне уңаеннан төрле сәбәпләр аркасында оешма-предприятиеләре ябылган пенсионерларны бер табынга җыеп, алар өчен күңел ачу чарасы оештырыла.Бүген үзәктә шундый пенсионерлар өчен очрашу уздырылды.
Зәй районы хуҗалыклары урып җыю техникасын кышкы саклауга куялар. Барлык чит ил комбайннары ремонт эшләрен “ФинАгроТрейд” оешмасында үткәрәчәк. Рәсәйдә ясалган техника хуҗалыкларның үзләрендә кышкы саклауга куела.
29 сентябрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Лукойл” акционерлар җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән VI иҗтимагый – мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчеләрен котлаулар булды.
Зәй шикәр заводына 445 мең тонна чөгендер чималы китерелгән, шуның 146 мең тоннасы Зәй районыныкы. Татлы тамыр алу башланганнан бирле Басу-шикәр заводы маршруты буенча 28 мең рейс чөгендер төягән йөк машиналары килгән.
26 сентябрьдән “Энергия” стадионында шәһәр беренчелегенә яшьләр арасында футбол буенча ярышлар башланды. Анда 7 команда катнаша: “Арарат”, “Атлетик”, “Витязь», «Олимп», «Старый Заинск», «Мирный», «Барс -99». Финал уеннары 3 октябрьдә “Энергия” стадионында булачак.

Ял көне клубы үз эшен “Урман дөньясы” экологик-тарихи үзәгендәге экспонатларны караудан башланды. Анда “Мирный бистәсе тарихы” турында медиа-күргәзмә эшләде.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан иске Зәй бистәсендә “Җирдә яшәү өчен” дип исемләнгән нәниләр бәйгесе булып үтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган иҗат ярышы спорт мәйданында оештырылд
22 сентябрь көнне “Энергия” стадионында “Алтын көз” кроссы үтте. Анда балык шәһәр мәктәпләреннән 5 сыйныф укучылары катнашты. Командага 8 укучы керде-4 егет һәм 4 кыз. Алар 500 метр дистанциягә ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International