«Татарстан кроссы – 2015»

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Шимбә көнне, 26 сентябрьдә Зәй районыныда күләме белән иң зур спорт акциясе үтте. Ул Республика кыссаларында үтә торган “Татарстан кроссы-2015” йөгереш буенча катнашучылардан гыйбәрәт. Шәһәребездә акция 3 мәйданда үтте, районда 22 авыл җирлекләрендә. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ярышлар спорт мәйданчыкларында оештырылды.
Барлыгы акциядә 7750 кеше катнашты. Катнашучылар өчен стадионда концерт программасы оештырылды. Барлык катнашучыларга бандан һәм ярышларның логотибы төшерелгән брелоклар өләштеләр.
Ярышларда активлык күрсәткән предприятие һәм оешмаларга мактау кәгазе бирделәр.”Иң яшь катнашучылар- Зәйнетдинов Камильгә 3 яшь, Ревин Егорга шулай ук 3 яшь, «Иң олы катнашучы” номинациясендә: Шәрипова Люция Әмировнага 80яшь, “Иң дус коллектив” номинациясендә җиңүче Үзәк хастаханә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International