Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтте
2015 елның 25 сентябре, җомга
Корбан бәйрәме – Гайдел-әдха шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре.
Корбан гаете районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 24 сентябрьдә Зәй шәһәренең “Нур” мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, күңелләрне нечкәртерлек итеп Коръән сурәләре укылды. Имам-мөхтәсиб, “Нур” мәчете имамы, хаҗи Сәгыйть хәзрәт Камал Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде. Гаеттә район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе катнашып, барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде, районның бөртеклеләрне республикада беренчеләрдән булып бетерү шатлыгы белән уртаклашып, урып-җыю эшләре. гомумән, районда барган эш-гамәлләр турында сөйләде, динара, милләтара дуслыкка чакырды.
Бәйрәм намазында мәчетнең ике каты да мөселманнар белән тулды, быелгы бәйрәм халыкның күп булуы, аның җанлы һәм оешкан төстә узуы белән аерылып торды. Гаеттән соң Бахрам авызда эреп торырлык итеп, олы казаннарда пылау пешерде. Һәркем пылаудан авыз итеп, коймак белән чәй эчте.
Аннан мөселманнар туганнары зиратын барлады, корбанга мал чалды. Район башлыгы шәхсән үзе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе “Нур” мәчетенә ике сыер – корбанлык мал бирде. Корбан ите шәһәр мәхәлләләренә тигез итеп бүленде, корбан ите белән мәхәлләләрдә Коръән мәҗлесләре узачак.
Чалган корбан малларыбыз, үтәлгән хаҗ гамәлләребез кабул булсын. Бәйрәм һәр йортка тынычлык, бәрәкәтле көннәр алып килсен, тотрыклылык, рух ныклыгы булсын.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз