Зәй газ һәм төтеннән саклаучылары ярышларда җиңүче

2015 елның 25 сентябре, җомга
Зәй газ һәм төтеннән саклаучылары республиканың 11 командасы арасында беренче урында. Безнекеләр барлык биремнәрне 4 мин.11 сек. үтәделәр. Бу күрсәткечне былтыр чемпион исемен яулаган Яр Чаллы командасы да яулый алмады.
Зәй командасының данын үз эшләренең осталары: Яков Запека, Ришат Миннекәев, Евгений Степанов һәм Владимир Собелев якладылар. Аларны “Татарстанның 16 федераль янгынга каршы көрәшү хезмәте” нең иң яхшы хезмәткәрләре итеп таныдылар. Егетләр үзләренең күсәткечен тренировка вакытында үткән ара белән исәплиләр. Анда аларның вакыты 3,5 минут.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International