Бер күрешү – бер гомер

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел да Өлкәннәр көне уңаеннан төрле сәбәпләр аркасында оешма-предприятиеләре ябылган пенсионерларны бер табынга җыеп, алар өчен күңел ачу чарасы оештырыла. Бүген үзәктә шундый пенсионерлар өчен очрашу уздырылды.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, өлкәннәргә шәһәрне, ГРЭСны төзегән, сәнәгать предприятиеләрен булдыруда катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юллады, булган проблемаларны бергәләп хәл итәрбез, диде.
-Узган ел мин сезне башкарма комитет җитәкчесе буларак котлаган идем, быел район башлыгы буларк ихластан тәбриклим, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, актив булыгыз, - диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International