Балалар Мирный бистәсе оешу тарихы белән таныштылар

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Ял көне клубы үз эшен “Урман дөньясы” экологик-тарихи үзәгендәге экспонатларны караудан башланды. Анда “Мирный бистәсе тарихы” турында медиа-күргәзмә эшләде.
Катнашучыларга урман хуҗалыгының оешуы һәм үсеш тарихы турында, җитәкчеләр һәм алдынгы хезмәткәрләр турында белешмә бирелде.Аннан балалар үзләре ясаган рәсемнәр белән тагын бер тапкыр хозурландылар.
Дәвамлы экскурсиядән соң катнашучыларга медиа-күргәзмә тәкдим ителде. Алар Мирный бистәсе турында борынгы заманнан алып хәзергә хәтле булган тарихы турында белешмә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International