ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
1 октябрьдә тимер юл аша чыгу урынында булачак күпергә беренче субай кагылды.
Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны проблемасы хәл ителә башлады. Әлеге җәһәттән Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә тимер юл кичүен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде
1 октябрьдә, өлкәннәр көне уңаеннан “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Йөрәктән йөрәккә” дигән игелеклелек ярминкәсе булды. Ветераннар яшелчә, ашамлыклар һәм шәһәр мәктәбе укучылары тырышлыгы белән эшләнгән кул әйберләре алдылар.
Зәйдә кукурузны җыеп, силоска салу эше дәвам итә. Барлыгы 2000 гектарда кукуруз алынып, 52 мең тонна силос әзерләнде. Район буенча әлегә бер шартлы терлеккә 28 центнер азык берәмлеге туры килә.
Зәйдә “Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү” республика программасы буенча фермаларда һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре бара.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре шәһәрдә яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар.
Өлкәннәр көне – якты һәм мәрхәмәтлелек өләшүче бәйрәм, бу көнне без әти-әниләребез, әби-бабаларыбызга игътибар күрсәтәбез.
Хөрмәтле зәйлеләр, өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан эчкерсез, җылы котлауларны кабул итегез. Бу бәйрәм үзенчәлекле: ул буыннар бәйләнешен һәм дәвамчанлыкны гәүдәләндерә, ә боларсыз җәмгыятьнең үсеше алга китүе мөмкин түгел.
30 сентябрьдә Зәй шәһәр Советының икенче утырышы булды. Көн тәртибендә башлыча оештыру мәсьәләләре каралды: дүрт депутаттан торган биш даими комиссия төзелде, аларның рәисләре сайланды.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 4400 гектарда алынып, 182160 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 52,4 проценты.
Республикада быел “Парк һәм сверлар Елы” билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең әти - әниләре һәм тәрбиячеләре белән шәһәребезнең Җиңү паркында, Т.Ялчыгол скверында, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә булып аларның исемнәре һәм тарихы белән таныштылар.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә туган як музеенда сезне театрлаштырылган –костюмлы интерактив экскурсия көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International