Туган як буйлап вилосипедта

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
27 сентябрь көнне Иске Зәй бистәсендә якшәмбе клубы эше кыссаларында “Туган як буйлап велосипедта” йөгерү буенча спорт чарасы булып үтте. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Татарстанда Парк һәм Скверлар Елына багышланды. Маршрут музей бакчасыннан башланып, берничә тарихи урыннарны үз эченә алды һәм тарихи музей тыюлыгында тәмамланды.
Чарада катнашучылар Бөек ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлдә, Солдат зиратында, земский врач өендә, военкомат һәм мәктәп тауында булдылар. Сугыш ветераны Моисеева Анна Ивановна белән очрашу катнашучылар өчен көтелмәгән яңалык булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International