Зәй шикәр заводына 445 мең тонна татлы тамыр китерелгән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Зәй шикәр заводына 445 мең тонна чөгендер чималы китерелгән, шуның 146 мең тоннасы Зәй районыныкы. Татлы тамыр алу башланганнан бирле Басу-шикәр заводы маршруты буенча 28 мең рейс чөгендер төягән йөк машиналары килгән. Шуның 12 меңе Зәй районыннан. Татлы тамыр шулай ук Түбән Кама районыннан да өзлексез килеп тора, алар заводка 62 мең тонна чөгендер тапшырганнар инде. Тукай районы 45 мең тонна тапшырган. Чимал башка районнардан һәм Башкортостан республикасыннан да китерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International