Зәй туган як музеенда яңа экспозиция

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә туган як музеенда сезне театрлаштырылган –костюмлы интерактив экскурсия көтә. Тарихи персонажлар, музыка һәм сюрпризлар сезне көтә. Әлеге персонажлар өч сәгать дәвамында тарихи вакыйгалар, традицияләр һәм йолалар турында сөйләячәкләр.
Якты, эмоциональ, театрлаштырылган күренеш сезне гасырлар киңлегенә алып китәчәк, сез сәүдәгәр йортының көнкүреше һәм шәһәребезнең беренче яшәүчеләре белән танышачаксыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International