Өлкәннәр көне белән!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр, өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан эчкерсез, җылы котлауларны кабул итегез. Бу бәйрәм үзенчәлекле: ул буыннар бәйләнешен һәм дәвамчанлыкны гәүдәләндерә, ә боларсыз җәмгыятьнең үсеше алга китүе мөмкин түгел.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең районыбыз үсешенә керткән өлешегезне югары бәялибез. Сез безнең өчен тормышта зирәклек, ныклык, батырлык, оптимизм үрнәге булып торасыз. Нәкъ менә шушы бәяләп бетергесез кешелек-лелек сыйфатлары бердәм максатка ирешергә, буыннар бердәмлеген, аңлашып яшәүне ныгытуга ярдәм итә.
Шунысы куанычлы, бүген дә әле сез безнең белән бер сафта, шәһәр-районның җәмәгать тормышында актив катнашасыз, яшь буынны ватанпәрвәрлек, югары әхлакый идеаллар рухында тәрбияләргә ярдәм итәсез. Без сезнең уңышлар белән горурланабыз һәм ветераннарыбызның тормышын тагын да уңайлы итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз.
Хөрмәтле ветераннар! Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек, тынычлык, күтәренке күңел телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне һәрчак кайгыртсын, үзләренең уңышлары белән сөендереп торсын.
Разиф Кәримов, район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International