ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
24-27 сентябрьдә Кырымның Алушта шәһәрендә билбау көрәше буенча Дөнья кубогына ярышлар узган иде. Анда Зәйдән Екатерина Бусова катнашып, үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. Аны ярышларга тренер Р. Салихов әзерләде.
1 октябрьдә танылган Зәй ягын өйрәнүче Владимир Малахов белән 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары очрашты. Очрашу барышында укучылар туган як турында китаплар язуның тарихы, язучының бала чагы, фәнни хезмәтләре, архивта эшләгәне турында белделәр.
Мирный битәсенең парк тирәсенә Зәй урманчылары белән бергә, 5 мәктәп, “Рябинка” балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективлары агач утырттылар. Ул бөтен Россия агач утырту көненә багышланган иде. Барысы бергә 100 декоратив үсенте утыртылды.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади башлангычлар, уңышлар телим. Олы йөрәк һәм күңел җылысы, киң караш, гаҗәеп эш сәләте, намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас укытучыга. Укытучылар көне – чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Без бу көнне яшь буынны тәрбияләүгә гомерен багышлаган, алар күңелендә якты эз калдырган кешеләрне искә алабыз. Без бу көнне үзгә бер җылылык, рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Укытучы һәрчак әхлаклылык, мәдәнилек үрнәге булды, ә мәктәп – белем учагы. Бүген бөтен җәмгыять мәгарифнең өстенлекле юнәлеш икәнен аңлады. Ил җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирелә.

Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5110 гектарда алынып, 212023 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 60,8 проценты.
Татарстанда күп милләтле халык яши. 27 сентябрьдә 4 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен “Татарстан халкының мәдәни традицияләре” дип исемләнгән чара булды. Укучылар татар халкы биюләрен һәм аш-суларын күрсәттеләр. Рус, чуаш халкы мәдәнияте дә кызыклы булды
2 октябрьдә туган як музее хезмәткәрләре район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Г.Г. Зиганшина белән 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен “Коррупциягә каршы бергә” дигән әңгемә үткәрделәр.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
1октябрьдә туган як музее тәрәзләре якты иде. Талгын гына яңгыраган музыка, җыр,көлке һәм төрле образларга кергән персонажлар бер яктан икенче якка йөрүләре күренеп ишетелеп торды.
1 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Олы яшь – киртә түгел” дип исемләнгән кичә үтте. Ул өлкәннәрне хөрмәтләү, аларның күңелен күтәрү, иҗат мөмкинлекләрен ачуга багышланган иде
30 сентябрь көнне туган як музеенда шәһәребезнең 1 мәктәбен беренче сыйныф укчылары өчен истәлекле кичә үтте.Алар үзләренең әти-әниләре, укытучылары белән үткәннәрне искә алдылар: әти-әниләре, бабалары-әбиләре ничек белем алган,нинди парта артында утырган, әсбаплары нинди булган, элеккеге укучы сумкасында нәрсәләр булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International