Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә тимер юл аша чыгу күперен төзәргә керештеләр
2015 елның 2 октябре, җомга
1 октябрьдә тимер юл аша чыгу урынында булачак күпергә беренче субай кагылды.
Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны проблемасы хәл ителә башлады. Әлеге җәһәттән Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә тимер юл кичүен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде. Тимер юл аша чыгу урыны ябылып, хәзер транспорт ике көн инде Мирный һәм ЖБК борылышындагы переездлардан йөри. Һәм, ниһаять, бу тарихи вакыйганы көтеп алдык, кичә тимер юл аша чыгу урынына субайлар кагу эше башланды. Сез фоторәсемнәрдә эш барышын күрәсез.
Әлеге масштаблы төзелешнең подрядчысы - Казанның “Монолит-Строй”, генераль подрядчысы исә “Мосты республики Татарстан” акционерлык җәмгыяте. “Монолит-Строй” ширкәте генераль директоры Габдрәшит Гыйбадуллин әйтүенчә, төзелеш урынына барлыгы 14-17 метр озынлыктагы 360 субай кагылачак, бер сменага 12 субай кагыла. Алар Түбән Кама һәм Пермьнән китерелә. “Монолит-Строй”ның мондый зур эш башкаруда тәҗрибәсе бар: Яшел Үзәндә шундый ук тимер юл кичүе төзегәннәр. Гомумән алганда, төзелеш объектында барлыгы 46 кеше хезмәт куя, 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.
-Ел ахырына субайларны кагып бетереп, аның өстенә бетон җәеп, тимер-бетон терәгечләр урнаштырасы, җир эшләрен башкарасы бар, - ди Габдрәшит Гыйбадуллин.
Әлеге төзелеш эше барган урыннан ерак түгел махсус штаб эшли: биредә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә район башлыгы Разиф Кәримов белән заказчы оешма җитәкчеләре очрашып, эшнең графиктан тайпылмыйча алып барылуын тәэмин итә. Төзүчеләр эшне графиктан калышмыйча алып барырга ниятли.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз