Нәниләр велосипедка утырды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Республикада быел “Парк һәм сверлар Елы” билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең әти - әниләре һәм тәрбиячеләре белән шәһәребезнең Җиңү паркында, Т.Ялчыгол скверында, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә булып аларның исемнәре һәм тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында олыларның аңлатмасын тыңладылар. Тәрбиячеләр балаларга кышлауга калган кошлар турында сөйләделәр һәм кешенең аларга карата мөнәсәбәте турында аңлаттылар.
Маршрутның соңгы өлешендә “Кошларны ашатыгыз!” дигән акция үткәрделәр. Балалар олылар белән бергә кошлар өчен ашату урыны ясадылар. Барлык катнашучыларга “Парк-балалар карашы белән” – дигән рәсемле вымпел өләштеләр.
Берсүзсез әлеге чара балаларны туган җирне ярату, тәбигатьне саклау, гаилә белән ял итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, буш вакытыңны дөрес итеп оештыру кебек тормыш өчен файдалы күнекмәләргә өйрәтә. Шәһәребездә гаилә белән барыр урыннар булуы шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International