Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Рөстәм Миңнеханов котлый

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә , Казанның «Корстон» күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан тантанада Рөстәм Миңнеханов котлый. Чарага үзләрен яхшы яктан күрсәткән муниципаль районнар, АПК предприятиеләре, шул исәптән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармаклары вәкилләре чакырылды. Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы игенчеләренә, терлекчеләренә, механизаторларына, КФХ башлыкларына һәм яшь белгечләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Зәйдән анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә ун кешедән торган делегация катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International