Ел башыннан суррогат алкоголь эчүдән 5 кеше үлгән

2015 елның 9 октябре, җомга
Наркотизациягә каршы көрәштә нәтиҗәлелеккә ничек ирешергә, кисәтү эшендә нинди яңа алымнар кулланырга? Әлеге сорауларга җавапны бүген наркотизациягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында эзләделәр. Утырыш район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте. Район үзәк дәваханәсенең наркология кабинеты мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 октябренә табиб-наркологта 587 кеше исәптә тора, шуларның 300е – хроник алкоголизм, 57се – наркомания диагнозы белән. Соңгысы, 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 7 кешегә күбрәк. Болардан тыш, 148 кеше профилактик исәпкә куелган. Табиб-нарколог Илфат Салихов белдергәнчә, ел башыннан 5 кеше суррогат алкоголь кулланудан (3се – метил спиртны эчеп) үлгән. Быелның 9 аенда алкоголь һәм наркотик матдәләр куллануга 2519 медицина тикшерүе уздырылган (391е – наркотиклар куллануга), 57 кешенең наркотик куллануы ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International