«Квиллинг» буенча мастер-класс

2015 елның 9 октябре, җомга
7 нче октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында үткән “Квиллинг” мастер-классына яшьләр һәм пенсионер җыелган иде. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге баш белгече Аэлита Викторовна Дорш алып барды. Квиллинг –кәгазьдән бөтереп ясала торган бик гади һәм кыйммәткә төшми торган кул эше. Анда 16 кеше катнашты, алар чәчәк бәйләмнәре, яфраклар, күбәләкләр һәм башка бик күп төрле әйберләр ясадылар. Ике сәгать дәвам иткән бу очрашу сизелми дә үтеп китте. Чарада катнашучылар бик канәгать булып, тагын килергә теләк белдереп таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International