ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Зәйнең Икенче Бөгелде микрорайоны өзлексез килүче эчә торган суга тиенде. Моңа кадәр биредә яшәүчеләр шәһәр су челтәренә кушылмаган иде, шул сәбәпле һәр хуҗалык эчә торган суга ихтыяҗын үз мөмкинлекләреннән чыгып канәгатьләндерде.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5470 гектарда алынып, 227070 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 65,1 проценты.
30сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Кемерово шәһәрендә “Себер кубогына” татар көрәше буенча Бөтенроссия турниры булып үтте. Анда Зәйдән дә көрәшчеләр катнашты.
6 октябрьдә, “Космос” яшьләр үзәгендә инвалидлар оешмасының отчет-сайлау конференциясе үткәрелде.
2 октябрьдә “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәгендә социаль патронажда исәптә торучы гаиләләр өчен бер көнлек сәләмәтләндерү чаралары үткәрелде.
6 октябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Ялта-Зәй спорт –савыктыру үзәгендә анда ял итүче хезмәт ветераннары өчен бөек актер, җырчы, шагыйрь, копозитор Владимир Высоцкийны искә алу кичәсе үткәрделәр.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
“Республика Татарстан” газетасы җәй дәвамында “Земля моя, я сын твоих берез” дип исемләнгән туган ягы каеннары янәшәсендә төшкән фотолар буенча, үз табигатебезгә мөнәсәбәтне белдергән фикерләр белән сугарылган язмаларга бәйге үткәргән иде.
Зәй “Яшьлек” боз сараенда 7-11 октябрьдә якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге турнир бишенче мәртәбә оештырыла
“Энергетик” Мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. - Сезнең актив гражданлык позициясе, һөнәри осталыгыгыз, түземлелегегез, фидакарьлегегезне бәяләп бетергесез, - диде район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, педагогларга ихлас котлауларын җиткереп.
Бу көннәрдә Чаллыда “Безнең йортыбыз –Татарстан” дип исемләнгән республика күләм этномәдәни фестиваль бара. Анда Зәй музыка мәктәбеннән “Лель” вокаль ансамбле бара. Коллектив әлеге мәртәбәле чарада рус халык җырларын башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International