Якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген, Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды. Әлеге чарага галимнең хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм танышлары җыелды. Сынның авторы - Казанның танылган скульпторы Асия Миңнуллина. Ул - Зәйдә Ялчыголга багышланган композиция авторы да. Ачылу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International