Зәйнең 6нчы мәктәбендә быел унберенчене тәмамлаучылар өчен туган мәктәпләрендә соңгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле шоу итеп оештырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов һәм "СМП-Нефтегаз"ААҖ генераль директоры Олег Шабалин да катнашты. Әлеге оешма 6нчы мәктәпне төзекләндерүгә соңгы ун ел эчендә 80 млн. сумлык средстволар бүлгән предприятие. -Ә соңгы тапкыр "СМП-Нефтегаз" ярдәме белән мәктәбебездә керү юлы төзекләндерелде һәм мәктәп җиһазлары урнаштырылды. Без бу оешмага һәм депутатыбыз Фоат Комаровка чиксез рәхмәтле, - ди мәктәп директоры Зәбирә Бариева. Ә район башлыгы Разиф Кәримов алга таба да белем алу өчен һәр мәгариф учреждениесендә уңай шартлар тудыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачагын белдерде, унберенчеләргә туган мәктәпләренә һәрчак юлны онытмаска киңәш итте. - Быел без район күләмендә бердәм чыгарылыш кичәсе үткәрергә җыенабыз, ул укучылар күңелендә мәңге матур хатирә булып сакланырлык булырга тиеш, -диде һәм барлык унберенчеләргә Кыш бабай бүләге таратты. Энҗе Әгъләмова