2016 елда зәйлеләр спорт белән күбрәк шөгельләнергә тиешләр

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Үткән атнада булып үткән спорт, физкультура һәм туризм Советы утырышында үтеп баручы елга йомгак ясадылар. Аны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Бүгенгесе көндә спорт өлкәсендә районда 16 төр исзпләнә. Әлбәттә югары күрсәткечләр дә, уртачасы һәм түбәне дә җитәрлек. Шуңа карамастан спорт белән шөгелләнүчеләр саны елдан-ел арта. Ул районда кеше санына карап 46% тәшкил итә. Бу күрсәткеч, әлбәттә мода артыннан куу булмасын, ә һәркөнлек зарури чара булырга тиеш. Шуңа карап спорт кирәк яраклары булдырыла. Спорт объектлары һәм җиһазлар алына. Материаль-техник база булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International