Зәй укучылары кышкы ялларын яктыртылган чаңгы юлы трассасында узышлар белән актив башлап җибәрде. Шәһәрнең сигез мәктәбеннән, һөнәр уку йортыннан барлыгы 80 укучы чаңгыларда ярышка чыкты. Нәтиҗәдә политехник колледж - I, 7нче мәктәп - II, 4нче мәктәп өченче урынны алды. Энҗе Әгъләмова