Бүген хакимиянең зур залында район башлыгы разиф Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмә башланыр алдыннан ул Президент сайлауларында оешканлык күрсәткән өчен эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачеваны Рәхмәт хаты белән, “Зәй офыклары редакциясен “Ышаныч һәм куркынычсызлык” репсублика бәйгесендә 2 урынны алган өчен Диплом белән котлады. Аннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган 2015 елгы уңышлар турында Атлас Галиәхмәтов доклады тыңланды. Райондагы тәртип саклау һәм янгын чыгуларга каршы докладлар тыңланылды. Соңыннан бәйрәм көннәрендә уяу булу өчен әзерлек буенча преприятие һәм оешма җитәкчеләре чыгышы тыңланылды.