Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Күңел халәтем шигъри юлларда» дип исемләнгән иҗади батл узды. Анда районыбызның каләм тибрәтүчеләре, ике командага бүленеп, үзара көч сынашты.
Бүген Казан кооператив институты базасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе Дмитрий Львович Зубов катнашында Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышы узды.
23 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кече яшьтәге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча, «Зевс» спорт комплексы призына республика турниры булып узды.
2021 нче елның 17-20 нче февраль көннәрендә “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында, Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары өчен технология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.