ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Россия сәүдәсе» конкурсы уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайлап алыначак.

Акциядә Зәй муниципаль районының барлык уку йортлары, балалар бакчалары катнашты. Уртак көч белән  160 кг икенчел чимал җыеп алынды.

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды.

3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, авыл җирлекләре башлыклары, идарә башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында күчмә семинар узды.

Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.
1 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә яшьләр эшләре буенча министрлык каршындагы яшүсмерләрнең ата-аналары комитетының беренче утырышы узды.
2 һәм 3 июнь көннәрендә Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (1 Төркем) Спартакиада булып узды.
2 июньдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Агросила» АҖ белгечләре составындагы комиссия сабан, техник һәм көзге культуралар чәчүлекләрен кабул итте.

2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй районының авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, игенчелек бүлеге башлыгы, «Агрокөч» АҖнең шикәр чөгендере игү буенча баш агрономы Нияз Закирьянов, Татарстан Республикасы Авыл Хуҗалыгы Үзәге филиалы башлыгы Зәлия Тәхаветдинова, агрофирмаларның барлык белгечләре катнашты.
2 һәм 3 июнь көннәрендә Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International