2 июньдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Агросила» АҖ белгечләре составындагы комиссия сабан, техник һәм көзге культуралар чәчүлекләрен кабул итте. Чәчүлекләрне кабул итү гадәттәгечә "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте кырларыннан башланды һәм "Восток", "Зәй" һәм "Зәй шикәре"агрофирмаларында дәвам итте. Агымдагы чәчү кампаниясе барышында барлыгы 42,3 мең гектарда сабан культуралары чәчелде, шулардан 14185 гектары - арпа, 3418 гектары - язгы бодай, 1140 гектары - ашлык кукурузы, 9170 гектары - шикәр чөгендере, 3485 гектары - көнбагыш, 4686 гектары – рапс һәм башка культуралар. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары кырларын карадылар. Игътибар аеруча чәчүнең сыйфатына, кырларның чүп үләннәреннән чисталыгына бирелде. Язгы чәчүдә җиңүчеләрне билгеләү өчен бәяләү критерийлары түбәндәгеләр булды: чәчү планын һәм чәчү технологиясен үтәү, шытымнарның тигезлеге, чәчүлекләрнең чүп үләннәреннән чисталыгы, орлыкларны эшкәртү тирәнлеге, үсемлекләрнең калынлыгы искә алынды. Чәчүлекләрне кабул итүдә язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторлар да бар иде. Районда язгы кыр эшләре технологик таләпләрне үтәп башкарылды. Туфракны сыйфатлы көзге эшкәртү, чәчү алдыннан эшкәртү, минераль ашламалар кертү, яфрактан тукландыру, үсемлекләрне химик эшкәртү башкарылды, бу әлбәттә, иң яхшы шытымнар бирә һәм югары уңышка китерә. Гомумән алганда, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре һәм һәр игенче язгы кыр эшләренә оешкан төстә керештеләр. Чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын – «Чыбыклы» җитештерү комплексы - җитәкчесе Агеев Семен Семенович, 2 урын – «Баграж» җитештерү комплексы - җитәкчесе Ханнанов Фәүҗәт Габдрахман улы; 3 урын – «Кадер» җитештерү комплексы - җитәкчесе Саматов Рашат Махмурахман улы. 12 июньдә «Сабантуй» милли бәйрәмендә 1 урынны алган алдынгы механизатор «Лада Гранта» автомобиле белән бүләкләнәчәк, 15 иң яхшы механизатор 50 шәр мең сум премия алачак, калган 100 механизаторга 3 шәр мең сум каралган. Язгы кыр эшләрен уздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы җитештерү комплексларына акчалата бүләкләр тапшырылачак. 1 урын өчен-100 мең сум, 2 урын өчен-75 мең сум, 3 урын өчен-60 мең сум.