Ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы үтте (1 Төркем)

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе
2 һәм 3 июнь көннәрендә Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (1 Төркем) Спартакиада булып узды. Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Нурлат, Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре муниципаль районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй районы командасы 4 нче урынны яулады. 1 урын-Казан шәһәре командасы, 2 урын-Азнакай районы командасы, 3 урын-Әлмәт районы командасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International