"Игелекле капкачлар" акциянең йомгаклау этабы

2021 елның 4 июне, җомга
Акциядә Зәй муниципаль районының барлык уку йортлары, балалар бакчалары катнашты. Уртак көч белән 160 кг икенчел чимал җыеп алынды. Бөтенроссия экологик-хәйрия волонтерлар проектында www.instagram.com/ecobaza_116 ИП Ушенкин М.П. актив катнашты, аның компаниясе катыргы, кәгазь, пленка, ПЭТ һәм ЖБ шешәләр, ПНД торбалар, бочкалар, ПВХ тәрәзә аралыклары, шулай ук металл ватыкларын җыю һәм утильләштерүне оештыра. Проектның максаты- мохтаҗ балаларга ярдәм итү. Әлеге акчалар "Ятим балаларга ярдәм йөзеннән волонтерлар" хәйрия фондына күчерелде. Төрле төстәге капкачлар да икенче тормышка ия була ала икән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International