Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. "Зәй водоканалы" ҖЧҖнең 2021 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга перспектив планнары турында"  директор Федоров Сергей Геннадьевич чыгыш ясады. «Зәй водоканалы» ҖЧҖ эше шәһәр халкына һәм предприятиеләренә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен өзлексез күрсәтүгә юнәлдерелгән. Предприятие 202,924 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләргә һәм 64 км озынлыктагы канализация челтәренә хезмәт күрсәтә. Капиталь ремонтның җитештерү программасына: Кызыл Армия, Тимер юл, Совхоз һәм Никифоров урамнары буенча 1650 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне алыштыру кертелгән. Ленин урамы, 28, 36 һәм Казан урамы, 7 адреслары буенча 120 метр озынлыктагы ишегалды канализациясен алыштыру каралган. Задвижкаларны, насосларны, исәпкә алу төеннәрен, янгын гидрантларын алыштыру, БОС-1,2 мәйданчыкларында дренаж системасын алыштыру, коеларны, артезиан скважиналарын һәм җиһазларын ремонтлау планлаштырыла. Директор чыгышыннан соң, Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов коллективка җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International