ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе
1 июнь көнне "Энергетик" мәдәният сарае мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган "Балачак дөньясы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
1 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын искәртү дә.

1
июнь, 2021 ел
сишәмбе
1 июнь көнне "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Балачак дөньясы" бәйрәм программасы узды.
1 июньдә Зәй муниципаль районында мәктәп яны лагерьлары, 7 яшьтән алып 14 яшькәчә 1100 бала һәм 14 яшьтән алып 17 яшькәчә булган 500 бала катнашында хезмәт һәм ял лагерьлары ачылды.

Бүген шәһәрдә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, подрядчы оешма вәкилләре катнашында 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыктылар.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанда бәйрәм чаралары уза. 20 муниципаль район вәкилләре циркка бәйрәм тамашасына чакырылды.
Зәй шәһәре яр буенда Халыкара балаларны яклау көнендә "Балачак шәһәре" мәктәп яны лагере балалары өчен "Зур планетада нәни балалар" исемле конкурс – уен программасы узды.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Зәй районындагы филиалы бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр «Балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» темасына «Кайнар линия» оештырачак.

31
май, 2021 ел
дүшәмбе
30 майда Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2006-2007 елгы егетләр арасында 2021 елгы футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары узды.

28-29 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Профит" компанияләр төркеме җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына грек-рим көрәше һәм көрәш буенча муниципальара турнир узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче( тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы) Ибраһимов Җәмил 55 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International