Экологик икеайлык кысаларында, Зәй балалар иҗат йорты «Арт-дизайн» берләшмәсенә йөрүче укучылар, үзләштерелгән чималны яңадан файдаланып кул эшләнмәләре ясадылар һәм «Безнең дусларыбыз – Эколята» - Бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабында катнаштылар.
17 майда Зәй шәһәре пенсионерлары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XII Республика Спартакиадасының муниципаль этабы узды.