Бүген Төги авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинар узды. Семинарда катнашучылар Сагитов Илдар, Автомеев Владимирның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булдылар, Төги авылында капиталь ремонттан соң административ бинаны, 2021 елда реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган «Төги – Гулкин» юлын карадылар. Семинарның пленар өлеше Төги авылындагы КФҮтә узды. Кереш сүз белән җыелучыларга район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Авыл җирлекләренең 2022 елның 1 кварталындагы аерым күрсәткечләре буенча эшчәнлеген бәяләүгә анализны Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова ясады. Төги авыл җирлегенең җирле үзидарә органнары эше турында җирлек башлыгы Татьяна Попова сөйләде. Язгы кыр эшләренең барышы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Кәмәлиев таныштырды. Янгыннарны кисәтү, профилактикалау һәм булдырмау чаралары турында, Зәй районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Айдар Хәбибуллин хәбәр итте. Шулай ук йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, хезмәт базарындагы хәлләр, авыл җирлекләрендә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Семинарга йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов, көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга чакырды.