«Татар кызы-2022» халыкара конкурсының зона этабы узды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 маенда Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән, «Татар кызы-2022» халыкара конкурсының зона этабы узды. Конкурсның төп максаты-татар кызларының күренекле сыйфатларын күрсәтү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү иде. Зона этабында 8 районнан : Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Балык Бистәсе һәм Сарманнан кызлар катнашты. Зәй муниципаль районыннан конкурста Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының 2 нче курс студенты Солтанова Илсөяр Илнур кызы катнашты. Зона этабында катнашу өчен катнашучыга милли киемдәге дефиле, иҗади, интеллектуаль, кулинария конкурсы һәм визитка әзерләргә кирәк иде. Уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча ярымфиналга 5 кыз үтте, алар арасында Солтанова Илсөяр дә бар иде. Алда зона этапларында җиңүче кызларны Казанда узачак конкурсның ярымфиналы һәм финалы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International