“Шатлык” балалар бакчасында “Игелекле капкачлар” акциясе үтте

2022 елның 20 мае, җомга
“Шатлык” балалар бакчасында “Игелекле капкачлар” акциясе үтте. Бу Россиякүләм экологик проект ике бурычны үти, безнең җир шарын кирәкмәс әйберләрдән арындыру, икенчедән ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итү. Барлык төркем балалары һәм әти-әниләре дә бу проектта бик теләп катнаштылар. Барысы да чиста, шешәләрдән бушаган бөкеләрне җыйдылар һәм тапшырдылар. Әлеге проектлар, акцияләр балаларда табигатькә карата сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International