"Тәрәзә төбендә бакча" акциясе

2022 елның 20 мае, җомга
Бу язда Зәй балалар сәнгать мәктәбендә "Тәрәзә төбендә бакча" акциясе старт алды. Тәрәзә төбендә үләннәр үстерү бик күңелле шөгыль. Беренче язгы яшел тәмләткечләр синең тәрәзә төбендә өлгереп җиткәннән дә рәхәтрәк нәрсә юк. Бу суган, петрушка, укроп, хәтта салат яфраклары да булырга мөмкин. Бу исә бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карарга, алар үсеше өчен яктылык, җылылык, дым кирәклеге турында күзаллауларны арттырырга, балаларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International