Зәйдә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән "Барс" спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы, спорт эшләре буенча директор урынбасары - Шаповаленко Н.В., "Зәй" спорт мәктәбе директоры - Тимекаева И.Г., "Яшьлек" спорт мәктәбе директоры - Сөнгатуллина О. И., Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәп директоры - Худяков Ю.Л. чыгыш ясадылар. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрнең белемнәрен, хезмәтне саклау таләпләрен, хезмәтне саклау торышын тикшерү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, медицина тикшерүләре һ.б. мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International