«Яшел яз»

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

«Күкчәчәк» балалар бакчасында җылы язгы көннәр башлану белән «Яран гөле - тылсымлы чәчәк» дигән экологик акция оештырылды. Вакыт җитте бакча клумбаларын чәчәкләр белән бизәргә. Тәрбияләнүчеләрнеӊ ата - аналары яран гөле үсентеләрен алдан әзерләделәр, педагоглар балалар белән бергә үсемлекләрне әзер чүлмәкләргә утырттылар. Күп еллар дәвамында безнеӊ балалар бакчасында балаларда экологик аӊ формалаштыру, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү өстенлекле юнәлешләрнеӊ берсе булып тора. Балалар чәчәкләр-матурлык кына түгел, ә тере табигатьнеӊ бер өлеше, аларны сакларга һәм арттырырга кирәк икәнен сендерделәр. Җәй буе бу гүзәл чәчәкләр бакча хуҗаларыӊ һәм кунакларны каршы алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International