ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе
28-29 мартта Казанда туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.
Шушы көннәрдә шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре шәһәр китапханәсенең 7-нче филиалы, Мирный бистәсенең «Бөгелдә» ТОС рәисе белән берлектә Халыкара су һәм су ресурслары көненә багышланган "Суның тылсымлы көче" экологик бәйрәмен үткәрделәр.

2023 елның 31 мартында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия  иҗтимагый оешмасы белән берлектә бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырачак. 7-30-94 телефоны буенча алдан язылу кирәк була.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе
29 мартта С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә "Минем ишегалдым лагере" проектының язгы сменасы балалары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында “Юл белән дус булыйк” дип аталган танып белү программасы узды.
29 мартта «Энергетик» мәдәният йорты янында өмә узды.
Зәй шәһәренең “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназияе”, Түбән Биш һәм 1 нче мәктәп укучылары 28 нче мартта Казан шәһәренең Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында, Педагог һәм остаз елы кысалары уңаеннан, шулай ук педагогик һөнәрне популярлаштыру максатыннан, “Укытучы булу-шәп!”- дип аталган I Республикакүләм психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар слетында катнашты.
Зәй районында «Минем карьерам бердәм Россия белән» проекты кысаларында Зәй политехник көллиятен тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген музыка мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы керәшеннәре милли – мәдәни җәмгыяте Зәй бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Бөтендөнья театр көне-бөтен планета буенча ел саен 27 мартта билгеләп үтелә торган барлык театр хезмәткәрләренең халыкара һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм традицион рәвештә «Театр-халыклар арасында үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту чарасы» - дигән девиз астында уза.
27 мартта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү чарасы буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү» зона семинары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International