Бүген 1 нче урта мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында аның 180 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучыларны «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары каршы алды. Аннары кунаклар яңартылган мәктәп музеен, уку, спорт залын, ашханәне карадылар. Очрашуның рәсми өлешендә Разиф Гали улы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте, педагогик хезмәт ветераннарына, мәктәп хезмәткәрләренә һәм укучыларына аның үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүләренә ышанычын белдерде.
"Мәктәп коллективы һәрвакыт югары профессионализм, яраткан эшенә тугрылык, педагогик практикага иҗади якын килү белән аерылып торды. Биредә укучыларны укыту һәм һәрьяклап үстерү өчен уңай шартлар тудырылган, заманча белем бирү технологияләре кертелә, яңа проектлар эшләнә, инновацион мәйданчыклар уңышлы эшли. Көндәлек тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең белемегез, бай педагогик тәҗрибәгез киләчәктә дә Зәйдә мәгариф системасын үстерүгә хезмәт итәр"-диде район башлыгы үзенең чыгышында.
Актлар залында мәктәп укучыларының чыгышлары һәм элеккеге чыгарылыш укучыларының истәлекләре белән тулы программа узды.