Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чара «Яңа ел могҗизасын эзләп" дип аталган театральләштерелгән тамашадан башланды.
Район башлыгы Р.Г. Кәримов Үзәк чыршы ачылу һәм якынлашып килүче Яңа - 2026 ел белән котлады. Разиф Кәримов зәйлеләргә туган районыбыз хакына иҗади хезмәтләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, җитәкчелек ягыннан бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышандырды.
"Буыннарны берләштереп, без 2026 елны районда «Патриотлык һәм бердәмлек елы» дип игълан иттек, Республикада ул «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» буларак узачак, ә Россиядә «Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Бу 3 исем үзара үрелеп, бер-берсен тулыландырып торачак. Безнең уртак бурычыбыз-бүген илебез иминлеге һәм мәнфәгатьләре сагында торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына тиешле хөрмәт күрсәтү. Яңа ел безгә җир йөзендә күптән көтелгән тынычлык алып килсен, ул иҗади һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!"- диде Разиф Галиевич.
Әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә чыршы утлары кабызылды. Кичә үзешчәннәрнең концерт программасы белән дәвам итте. «Энергетик» мәдәният йортының өлкән һәм яшь артистлары күңелле һәм онытылмаслык программа әзерләгәннәр. Алар тырышлыгы белән Яңа ел чыршысын ачу чарага гына түгел, ә тылсым һәм могҗиза белән тулы чын бәйрәмгә әверелде.
Яңа ел чыршысы бүген Зәй-2 микрорайонында да кабынды. Бу бәйрәм һәр йортка шатлык һәм җылылык алып килсен!