«Ватанга хезмәт итәргә телим» патриотик уены узды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

«Россия - мөмкинлекләр иле» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында,  «Энергетик» мәдәният сараенда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты нигезендә, Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Ватанга хезмәт итәргә телим» патриотик уены узды.

    РФ Конституциясе көне - ул гади бәйрәм генә түгел, ә илдә бердәмлек, тотрыклылык һәм хокукый тәртип символы. Бу бәйрәм шулай ук бер ил гражданнарын нәрсә берләштерүе һәм аларның алдагы буыннарга нинди тарихны тапшыруы турында уйланырга сәбәп. Конституция - ул юридик документ кына түгел, ә Россиядә һәр кешенең көндәлек тормышы һәм иминлеге нигезе.

   «Энергетик» мәдәният йортының  бүлек мөдире Елена Храмова болай дип аңлатты: «Дәүләт бәйрәменә - Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган быелгы чараны  уен формасында үткәрдек, балалар уйнаганда үз хокукларын гына түгел, ә бурычларында дөрес аңласыннар өчен шулай эшләдек.  Зәй  2 нче  мәктәбенең 2 һәм 3 сыйныф укучылары уен формасында сугышчы курсын уңышлы үттеләр: табышмаклар чиштеләр, хәрби викторина сорауларына җавап бирделәр, флажкалар белән эстафетада көч сынаштылар, үзләрен разведчик, механик һәм снайпер ролендә сынап карадылар. Чарада катнашучылар интеллектуаль уенда катнашып, алган белемнәрен ныгыта алдылар. Ике командага бүлешкән балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, хокукый терминнарны аңлаттылар, дәүләт канунында язылган Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, табышмаклар  һәм ребуслар чиштеләр. Чара бик җанлы һәм  кызыклы узды, Һәр укучы Конституцияне өйрәнүнең мөһимлеген аңларга тиеш, чөнки үзебезнең төп Законны белү безнең уртак йортыбызның - Россиянең уңышлы киләчәгенең һәм чәчәк атуының нигезе булып тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International