12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Зәйдә бөтен илдәге кебек үк бәйрәм чаралары уза. Балалар музыка мәктәбендә узган тантаналы чарада Зәй муниципаль районы җитәкчелеге, мактаулы гражданнары, шәһәрнең мәгариф оешмалары укучылары катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов барысын да Россиялеләр өчен истәлекле бәйрәм белән котлады:
"12 декабрьдә без үзенчәлекле датаны – Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Бу дата безгә Россиянең көче халык бердәмлегендә, уртак әхлакый һәм рухи кыйммәтләрдә, законга хөрмәт, илнең киләчәге өчен җаваплылыкта ятуын искә төшерә. Конституция киләчәктә дә җәмгыятебез үсеше өчен ышанычлы терәк булып хезмәт итсен, ә һәр граждан үзен якланган һәм дәүләт тормышына җәлеп ителгән итеп хис итсен», - дип ассызыклады ул үз чыгышында.
Шулай ук әлеге чара кысаларында Разиф Галиевич 16 укучыга паспорт тапшырды.
"Бүген тантаналы шартларда районыбызның яшь гражданнары үзләренең төп юридик документларын алалар һәм гражданлык җитлеккәнлеге чорына аяк басалар. Сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйга белән котлыйм, уңышлар, сәламәтлек телим. Һәрвакыт һәм һәр җирдә үз халкыгызга, үз ватаныгызга тугрыклы булыгыз, Россиянең лаеклы гражданнары булыгыз!"- диде район башлыгы.
Тантаналы чараны үз чыгышлары белән шәһәребезнең иң яхшы коллективлары бизәде.