Бүген «Энергетик» мәдәният йортында 2025 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды, анда дәрәҗәле кунаклар: Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Комаров Рияз Фоат улы, мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич һәм башкалар катнашты.
Тантана башланганчы чарада катнашучылар һәм килгән кунаклар Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясендә, Зәй үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонттан соң ачылган стоматология бүлегендә, Зәй үзәк район хастаханәсенең томография кабинетында, Агросәнәгать паркында, автостанциядә, психологик-педагогик ярдәм үзәгендә булдылар.
Чараның тантаналы өлеше «Энергетик» мәдәният сараенда узды, анда шулай ук «Теләкләр чыршысы» акциясе дә үтте.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов мөрәҗәгать итте. Район башлыгы районның казанышлары һәм киләчәккә куелган бурычлары турында сөйләде. Ул шулай ук барлык Зәй халкына, шәһәрнең эре предприятиеләренә һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренә районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә күрсәткән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
"2025 ел республикада Ватанны саклаучылар эгидасы астында узды. Буыннарны берләштереп, районда 2026 елны «Патриотлык һәм бердәмлек елы» дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Без бергә! Җиңү дә безнең кулда булачак! Тырыш хезмәтегез, кече Ватанга булган мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт хөрмәтле дуслар. Яңа елда барыгызга да тынычлык, муллык һәм иминлек телим», - диде Разиф Галиевич.
Традиция буенча чарада район үсешенә зур өлеш керткән зәйлеләрне бүләкләү тантанасы булды. Россиянең Атказанган спорт мастеры һәм халыкара класслы спорт мастеры, милли көрәш һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Сәлахов Радик Сирен улына «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде;
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Биккинина Әминә Мулланур кызы, "Яңа Зәй" район газетасының баш мөхәррире Илалтдинова Роза Хәмзә кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте «Зәй офыклары» район газетасы хәбәрчесе Ермолаева Клара Александровнага, "Радость "социаль ярдәм үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасының шәфкать туташы Зәрипова Нәзирә Гыйздәтулла кызына, «Татмедиа» АҖнең «Зәй-информ» филиалы белгече Яруллина Айгөл Зөфәр кызына тапшырылды.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Рәхмәт хаты - Хәсәнова Рәмилә Рәфис кызына бирелде.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рәхмәт хатына «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы баш белгече Рәхметова Гөлүсә Вәгыйз кызы лаек булды.
Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән 2 кеше; Югары профессионализм, эшкә җаваплы карашы һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән 2 кеше бүләкләнде;
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча республика программаларын тормышка ашыруга керткән зур өлешләре өчен, "Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ директоры Хафизов Илнар Фәнил улына, шулай ук "Татнефть"оешмасына Зәй муниципаль районы башлыгы Рәхмәте белдерелде.
Конкурс комиссиясе карары белән, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ генераль директоры Мизрина Екатерина Анатольевна «2025 ел җитәкчесе» дип танылды.
"Җиңүне якынайтуга өлеш керткән өчен, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Рәхмәт хаты район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевичка, “Татэнерго "АҖ – Зәй ГРЭС”ы филиалы директоры Прохоров Дмитрий Валерьевичка, “Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Храмов Евгений Анатольевичка тапшырылды.
«Махсус хәрби операциядә җиңүгә өлеш керткән өчен» медале белән - 3 кеше; «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән-1 кеше; «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале белән-2 кеше; «Гуманитар конвойда катнашучы» медале белән-2 кеше бүләкләнде;
Гуманитар йөк формалаштыруга һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм итүгә керткән шәхси өлешләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән 3 кеше; Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм формалаштыру эшенә өлеш керткәннәре өчен, Зәй политехник көллиятенең 8 студенты Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде; Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында республика ярышларында лаеклы чыгыш ясаган, шулай ук Зәй муниципаль районында физик культураны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен, 3 кеше бүләкләнде; Актив гражданлык позицияләре, волонтерлык эшчәнлеге, патриотизм һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар йөкләр булдыруда ярдәм иткән өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты 4 волонтерга тапшырылды;
Гуманитар ярдәмне оештыруга, җыюга һәм җибәрүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә зур шәхси өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗина Эльмира Гәбделхак кызына, волонтер Хисаметдинова Елена Викторовнага тапшырылды.
Актив гражданлык позицияләре, волонтерлык эшчәнлеге, патриотизм һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар йөкләр булдыруда ярдәм иткәннәре өчен, волонтерлар Гәлиуллина Диләрә Газинур кызына, Иванова Ирина Павловнага, Юрок Елена Викторовнага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы сәнәгать предприятиеләре, сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, бюджет өлкәсе оешмалары һәм учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр, авыл җирлекләре арасында яңа ел бизәлешенә - «Кышкы әкият» конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләде.
Бәйрәмне үзләренең матур чыгышлары белән Татарстан Республикасының халык артисты Марат Галимов, Татьяна Давыдова, Виктория Пузанкова һәм башкалар бизәде.