4 февральдә авыл башкарма комитеты мәктәп, клуб, китапханә белән берлектә спорт елына багышланган спорт эстафетасы \"Югарырак, көчлерәк, җитезрәк\" узды. Мәктәп спорт залында укучылар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыелды, 2 команда \"Тигр\" һәм \"Акула\" ярыштылар.
4 февральдә шәһәр мәдәният йортында россиядә кино елына багышланган күргәзмә үтте. Балалар танылган киноактерлар белән таныштылар. Шунысы кызыклы балалар күп кенә кино артистлары белән таныш.
Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып үтте. 2000-2001 елгы чаңгычылар арасында Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге яшьүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. Ярышларның нәтиҗәсе буенча зәйлеләр 7 урында торалар.
Район хуҗалыкларының механика остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре башланды. Чәчкеч агрегатлары, культиваторлар, тырмалар тулаем язгы чәчүгә әзер. 123 трактор ремонтланып беткән, бу барлык техниканың 37 проценты дигән сүз.
Зәй районында кичә эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә политехник колледжда, заманча төзекләндерелгән остаханәләрне карады, студентларның уку программалары белән кызыксынды.
Кичә район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарсан Дәүләт Советы депутаты Ильшат Әминов катнашында җыеннар Иске – Маврино һәм Сәвәләй авылы җирлекләрендә үтте.
2 февраль көнне Гулькино авылы җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында халык җыены үтте. Анда җирле үзидарәнең 2015 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә һәм 2016 елга планнар тыңланылды. Шулай ук Кузайкино җитештерү комплексы җитәкчесе Мазуркин Александр Павлович, участок полиция бүлеге җитәкчесе Вадим Тимофеев чыгышлары тыңланылды.
3 февральдә “Шатлык” социаль- тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә үзәк китапханә хезмәткәрләре шагырь Николай Рубцов иҗатына багышланган танып белү сәгате үтте. Чарада катнашучылар шагырьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар, видеофильм карадылар
Хәбәр иткәнебезчә, Зәйдә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр бара. Бу көннәрдә шәһәрнең төрле объектларында гадәттән тыш хәлләр булган очракка әзерлек чаралары барлана. Шул уңайдан районда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшче төркеме эшли.
3 февраль көнне Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Рябова Мария Петровнаны гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Верераннар Советы рәисе Марсель Хузин ветеранга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм исәлекле бүләк тапшырды,