2 февраль көнне Гулькино авылы җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында халык җыены үтте. Анда җирле үзидарәнең 2015 елда эшләгән эшләренә нәтиҗә һәм 2016 елга планнар тыңланылды. Шулай ук Кузайкино җитештерү комплексы җитәкчесе Мазуркин Александр Павлович, участок полиция бүлеге җитәкчесе Вадим Тимофеев чыгышлары тыңланылды. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында республикада барлык социаль планнар да үзгәрешсез калачагын әйтте. Халык үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алды. Соңыннан авыл җирлеге активын котлаулар булды. 3 февральдә хокук бозуга каршы профилактика комиссиясе прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә Гулькино мәктәбе укучылары һәм ата-аналар белән әңгәмә алып бардылар. Әңгәмә барышында авыл җирлегендә авыр гаиләләр белән эшләү, ут һәм суга түләүләр мәсьәләләре каралды.