3 февральдә “Шатлык” социаль- тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә үзәк китапханә хезмәткәрләре шагырь Николай Рубцов иҗатына багышланган танып белү сәгате үтте. Чарада катнашучылар шагырьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләр тыңладылар, видеофильм карадылар. Кичә ахырында ял итүчеләр үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар. Шагырь Николай Рубцовка багышланган күргәзмә белән таныштылар. Чара бик җылы һәм җанлы үтте. Катнашучылар тагын да шундый очрашуларның кирәклеген белдерделәр.