Иҗади кешеләр үзләренчә һәркемгә дәрт һәм матурлык өләшүчеләр. 4 февральдә туган якны өйрәнү музеенда шундый иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә 34 эш куелды. Алар Татарстан республикасының рәссамнар Союзы әгзалары Виктор Хрулев, Владимир Наймушин, Сергей Цыганов, Сергей Дмитриев, Владимир Панов хезмәтләреннән төзелгән иде. Күргәзмәне ачу тантанасына шулай ук күп кенә кунаклар да килгән иде һәм 1 мәктәп укучылары да чакырылды. Музейның икенче катында шулай ук сәнгать мәктәбе укытучыларының эшләреннән күркәзмә төзелде.