Кузайкино офыклары

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Районның Кузайкино хуҗалыгы Әлмәт һәм Зәй районнары биләмәсенә керә. Зәй районындагы җирләр Гулькино авылы җирлеге территориясенә керә. Барлыгы авыл хуҗалыгы җирләре 22737 гектар тәшкил итә. Шуларның 17879 гектары (79%) басу җирләре, 3000 гектарда (13,2%) көтүлек җирләре, 1102 гектарда(4,8%) башка җирләр, 756 гектар (3,3%) җир урман биләмәсен эшкәрткән җирләр (16%) . Эшчеләр саны 47 кеше, шуларның 22 се комбайнер-тракторист, 5 се машина йөртүче, 9 ы хезмәткәр, 2 кладовщик, 1 склад мөдире, 6 милек саклаучы, 1 эретеп ябыштыручы, 1 тимерче. Эш 2 сменада алып барыла. Барлык хезмәткәрләр эш кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Кыр эшләре барышында эшчеләр 50% бәя генә түлиләр. Уртача хезмәт хакы 2014 елда 17,6 мең сум булса, 2015 елда 24,2 сум тәшкил итә – 13% арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International